Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Айдар Галимов хатыны белән дуэт җырлый

«Зилә ханымның җырлаганын беренче ишеттем. Шаккаттым. Бигрәк матур пар. Нык яратам икесен дә», — дип яза Илсөя Бәдретдинова..

news_top_970_100
Айдар Галимов хатыны белән дуэт җырлый
Рамил Гали

Илсөя Бәдретдинова Айдар Галимов белән уртак дусларының кызы Айзиләнең туенда кунак булган. Айдар Галимовның тормыш иптәше белән бик матур җыр башкарганын видеога төшергән.

Инстачылар Зилә ханымның ягымлы, йомшак тавышына шаккаткан.

«Искиткеч бит бу. Нинди матур дуэт», «Тыйнак парлар. Машааллах. Айдар үзе дә, тормыш иптәше дә гади, үзебезчә. Бәхетле, тигез гомер аларга», " Эстрадада күпләрне хөрмәт итәм. Ләкин күпләргә Айдар абыйдан үрнәк алырга кирәк. Ни кадәр казанышлары булуга карамастан, ясалма ялтырарга һәм пиарга омтылмый торган шәхес», — дип язалар.

«Айдар Галимовның матур җырлаганын барыбыз да беләбез, ә менә «Зилә ханымның җырлаганын беренче ишеттем. Шаккаттым. Бигрәк матур пар. Нык яратам икесен дә», — дип яза Илсөя Бәдретдинова үзе дә.

Шунысы кызыклы, кәләш Айзиләгә исемне әти-әнисе Айдар һәм Зилә исемнәреннән алып, Галимовлар гаиләсенә хөрмәт йөзеннән кушканнар икән. Бу турыда Айдар Галимовның сторсиларында язылган.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100