Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Халык җырларын күбрәк ярата алар» - Марат Фәйрушин бәрәңгене тиз үстерү серен ачты

Марат Фәйрушин җырлый-җырлый бәрәңге сыйпап утырганын видеога төшергән.

news_top_970_100
«Халык җырларын күбрәк ярата алар» - Марат Фәйрушин бәрәңгене тиз үстерү серен ачты
Салават Камалетдинов

«Бәрәңгене сыйпап кына үстерәбез. Сыйпагач тиз үсә, дуслар!» — дип язган ул.

Инстачылар үскән бәрәңгене күреп, гаҗәпкә калганнар.

«Бәрәңгене басып чыгаралармы сездә? Бездә үзе үсә», — дип сораган бер инстачы.

 «Җырлап үстерәбез», — дип җавап кайтарган Марат Фәйрушин.

 «Бигрәк уңган инде син! Кай арада үстердең бәрәңгеләреңне? Иртәгә синең җырлаганыңны тыңлатам әле, бәлки тишелеп, үсеп тә китәрләр. Бик матур җырлыйсың шул, күз тимәсен!» — дип мактаган берсе.

 «Марат бәрәңге үссен өчен аларга үзенең моңлы җырларын суза. Хикмәте дә шунда. Кемнең бәрәңгесе начар чыккан, Маратны кунакка дәшегез!» — дип киңәш биргән бер инстачы.

«Авылга кайтып җырлап килмичә булмас, тизрәк үсмәсме икән?» — дип сораучы да булган.

«Сер итеп кенә әйтәм, халык җырларын күбрәк ярата алар», — дип язган җырчы.

 «Марат, безнеке әллә җырлый белмәгәнгә, әллә сыйпый белмәгәнгә үсми. Мараткай, син килеп җырлап китсәң, бәрәңге генә түгел, без дә яшәреп китәр идек. Рәхмәт сиңа! Бер игътибарсыз калдырмыйсың», — дип язган Марат Фәйрушинның тугры тамашачылары.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100