Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Азнакайда сатуга куелган кыйммәтле урам бәдрәфе халыкта дәгъва тудырган

Бу турыда социаль челтәрдә игълан бирелгән.

news_top_970_100
Азнакайда сатуга куелган кыйммәтле урам бәдрәфе халыкта дәгъва тудырган

Инстаграмда сату-алу аккаунтында гадәти булмаган урам бәдрәфе сатылу турында игълан бирелгән. Бәдрәф ясап сатучы Азнакайда яши икән. Бәдрәф 8 мең сум тора.

Инстачылар кош оясы кебек ясалган бәдрәфне ошатмаган, бәясе дә кыйммәт булуын язганнар.

«Берәр зур кеше ясагандыр», - дип язучыга: «Әйе, Шәймиев ясаган», — дип шаярткан икенче инстачы.

«Нигә көләсез, бәлки ясагандыр да, әнә Салават әллә ниләр ясап ята», - дип әңгәмәгә кушылган өченчесе.

«Артык зур димме соң, формасы бик матур да тугел инде, сыерчык оясы кебек. Гадәти формада яхшырак. Иң югары бәя 5 мең сум инде»;

«Арты ачык, ахры»;

«Пөхтә ясалмаган»;

«Нинди 8 мең? Бушка да алмыйм»;

«Бәясен язганда бер нуле артык киткән ахры»

«Әстагъфирулла! 8000 сумга кем алсын инде моны? Кеше көлдермәгез инде, юләргә чыгаралар халыкны»;

«8000 сум куйгач, аның бит эчен дә фотога төшерәләр. Кайбер товар тыштан ялтырый, эчтән калтырый. Бу бәдрәф тә шулай түгелме?» — дип көлеп комментарий калдыручыларга җавап бирүче табылган.

«Кулларыннан бер эш тә килмәгән кеше генә шулай көлеп утыра инде, башта үзегез ясап карагыз, аннары көләрсез», — дип комментарий калдырган берәү.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100