news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Салават Фәтхетдинов намаз укый торган йортын күрсәтте - видео

1 апрель - җырчының әтисе үлгән көн икән.

news_top
Салават Фәтхетдинов намаз укый торган йортын күрсәтте - видео
Салават Камалетдинов

Җырчы Салават Фәтхетдинов намаз укый торган урынын күрсәтеп видео төшергән. Бу кадрларны ул инстаграмдагы сәхифәсенә куйды.

«Хөрмәтле дуслар! Өйдән чыгарга ярамый, менә килдем әле үземнең намаз йортыма. Бүген, 1 апрель, әтинең үлгән көне. Белгәннәремне укып чыгыйм дип кердем. Ул бик яшьли китте, 54 яшь иде», — ди җырчы.

Җырчы бүлмәләрне күрсәтә, анда төрле намазлыклар, зиннәтле китаплар бар.

«Исәнлек-саулык телим барыгызга да. Бар да үтәр», — ди Салават Фәтхетдинов.

Инстачылар йортны ошата, җырчының әтисенең рухы шат булсын, диләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар