Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлсирин Абдуллинаны киенгән килеш душка керткәннәр

Җырчыга бу җәзаны туры эфирда биргәннәр.

news_top_970_100
Гөлсирин Абдуллинаны киенгән килеш душка керткәннәр
Рамил Гали

Җырчы Гөлсирин Абдуллина кимнәре белән ваннага кереп, душ астына баскан. Шул кадрларны ул инстаграмдагы сәхифәсендә күрсәтте.

«Җиңел пар белән, яки язмыш ирониясе» фильмындагы кебек. Кичәге туры эфирда булган җәзаларның берсе миңа эләкте. «Тиз генә душ кереп чыктым» дигәнне аңлата бу», — дип яза ул.

Кадрларда Гөлсириннең душ белән өстенә су койганы күренә. Кадр артындагы тавыш: «Әйдә, Гөлсирин, юын», — ди.

Бер инстачы Гөлсирингә төрттереп, менә мондый комментарий язып калдырган: «Гөлсирин, мин сиңа киңәш итеп әйтәм. Алай бик чытлыкланма. Азатны ничек яратканыңны беләбез бит. Хатын-кызны тыйнаклык бизи. Бүген Ләйсән Гыймаева белән Булат Бәйрәмов концерты булды. Ләйсән искиткеч тыйнак. Үз-үзен тотышы белән һәркемгә үрнәк булды. Шуларны карап ал син. Син әле яшь. Өлкәннәр сүзенә колак сал яме, үскәнем. Болай сез бик матур пар. Искиткеч матур җырлыйсың. Тыйнаклык җитми сиңа. Хисләреңне иярләргә өйрән. Миңа ачуланма, киңәш итеп язуым», — ди ул.

Башка инстачылар Гөлсиринне яклый, «Ләйсән яшендә Гөлсирин дә шундый булыр», — диләр.

Гөлсирин белән аның ире Азат Абитовның концертын да ошатканнар, искиткеч дип мактаганнар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100