Казанда Болак аша канаттан чыгып баручы кешене видеога төшергәннәр

Социаль челтәрләрдә барлыкка килгән видеодан күренгәнчә, Казанда Болак аша канат тарттырганнар.
Бер ир-ат шул канат аша чыгып бара. Хәер, бәлки ир-ат түгел, хатын-кыздыр, аермачык аңлашылмый.

Башта карап торышка куркыныч булып тоелса да, соңрак кеше егылгач, страховка булуы аңлашыла.

Бу кеше кем, аңа кем рөхсәт иткән, әллә итмәгән, Болакның икенче ягына чыгып җиткәнме, әллә юкмы - бу турыда билгеле түгел.

Инстаграмга Лилек.83 исемле кулланучы куйган видео бераз нервыларны кытыклый - карап алыгыз: