Алинә Заһитова очрашып йөргән егете турындагы сорауга җавап бирде
Массакүләм мәгълүмат чараларында Россия спортчылары 15 яшьлек Алинә Заһитова белән 20 яшьлек Кирилл Капризов очрашып йөриләр дигән имеш-мимешләр йөри. Фигурист кыз аларга нокта куерга теләп, Көньяк Кореядән кайткач журналистларга интервью биргән.

Шушы көннәрдә япон телеканалының эфирында Заһитова моның хакмы-юкмы икәнен журналистларга тәгаен әйтте.
“Очрашып йөргән егетегез бармы? Юк. Бу хакта уйлаганым да юк. Беренчедән, мин кечкенә, икенчедән, спорт минем өчен беренче урында. Хәзер бары тик дусларча аралашсак кына була”, - дип белдергән Алинә.
Шулай ук Алинә ирешелгәндә туктап калырга җыенмавын һәм киләчәктә чиста һәмхатасыз шуырга теләвен белдергән.