Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ул «әйе» дип әйтте» — Ришат Төхвәтуллиннан романтик видео

Бер инстачы Ришат белән Алия Карачуринаның никахлашуы, яшьләрнең инде бер елдан артык бергә булулары турында яза. Ышаныргамы?

news_top_970_100
«Ул «әйе» дип әйтте» — Ришат Төхвәтуллиннан романтик видео
Салават Камалетдинов

Ришат Төхвәтуллин инстаграмына яңа видео урнаштырган. «Ул «әйе» дип әйтте. Ульян концертында», — дип язып куйган.

Видеоны карамаган килеш кенә серле сүзләрне укыган инстачылар Ришат сөйгәненә тәкъдим ясаган дип уйлаганнар. «Хәерле кич, Ришат! Чут йөрәк өянәге булмыйча калды», — дип язган бер инстачы. «Мин дә шулай дип аңладым. Туйга җыена башлаган идем инде», — дигән икенчесе.

Ә видеода, чыннан да, бер егет концерт вакытында сөйгәненә кияүгә чыгарга тәкъдим ясаган һәм бәхетле «әйе» сүзен ишеткән.

Инстачылар Ришатка да гаилә корырга вакыт булуы турында бик күп комментарийлар калдырганнар. Аларга җавап итеп бер ханым: «Ришат белән Алиянең никахлары күптән булды инде. Бер елдан артык бергә алар. Бу аларның серләре әлегә. Бәхеттә, шатлыкта, сәламәтлектә яшәсеннәр. Бик матур пар», — дип язган.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100