Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Айдар Габдинов: «Армиядә кызлар кочаклагач, оялып куя идек»

Безнең янда хезмәт иткән кызлар өчен ир-егет, кыз, дип аеру юк инде, ди артист.

news_top_970_100
Айдар Габдинов: «Армиядә кызлар кочаклагач, оялып куя идек»
Михаил Захаров

Татарстанның атказанган артисты Айдар Габдинов 1988-1990 елларда армия сафларында хезмәт иткән. Казан шәһәр филармониясенең музейда узган концертыннан соң артист үзенең хезмәт иткән елларын искә алды.

«Мин үзем Башкортстаннан бит инде. Армиягә Куйбышевка эләккән идем, ул хәзерге Самара. Дивизия полклары Казанда тора иде, анда да хезмәт иттем. Аннан соң Волгоград белән Әстерхан арасында урнашкан бөтен дөньяга билгеле булган Ашулук полигонында булдым. Анда чын ракеталар белән аттык, пилотсыз самолетларны бәреп төшерә идек.

Полигонда хезмәт иткән истә калды, бер ел диярлек кыр шартларында яшәдек. 300 км ераклыктан цистерналар белән су китерәләр иде. Күлләвектән алынган суга бик мул итеп хлорка салынган була. Кызуда ул чайкала-чайкала берничә көн килә дә, берәр ни булмаска дип, безнең санитарлар тагын хлорка тондыралар анда. Шул суны эчеп яшәдек.

Безнең янда гына Кубин армиясе тора иде, анда хатын-кызларны да армиягә алалар. Алар өчен ир-егет, кыз, дип аеру юк инде, алар «братская армия» дип безне кочаклап алалар иде. Без «братская армия» булсак та, кызлар кочаклаганнан оялып куя идек.

Казанда хәзерге Нагорный бистәсе ягында хезмәт иткәндә каравылда тора идем. Җәй көне иртә яктыра, кеше юк, шунда автомат аскан килеш рәхәтләнеп кычкырып татарча җырлап йөри идем», — дип сөйләде артист «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100