Тиматиның сөйгән яры җырчы Алсуга охшаган?

Тиматиның сөйгән яры, 2014 елда матурлык конкурсында "Вице-мисс Россия" титулын алган Анастасия Решетованың Инстаграмда 1,6 миллион язылучысы бар. Соңгы арада чибәркәй яңа прическа белән фотога төшә.
21 яшьлек Анастасиянең прическасын инстадуслары татар кызы, җырчы Алсуныкына охшаткан. "Алсуның яшь чагы дип торам", "Бу фотода Алсуга охшагансың", "Миңа гына Алсу кебек күренәме соң дип уйлаган идем", - дип язалар Анастасиягә.