Косметикасыз Алсу Әбелханова нинди?

Татар эстрадасы җырчысы Яңа ел төнендә ниләр белән шөгыльләнгәнен Инстаграм битендә язган.

«Минем Яңа елым менә болай үтте: Яңа ел төнендә бер грамм да исерткеч эчемлек эчмәдем, хәтта шампан шәрабын да! Косметика кулланмадым, массаж ясаттым, ләззәтләндерә торган ванналар алдым, эчем тулганчы ашадым, моның белән берни дә эшли алмыйм. Сәгать төнге уникене сукканда «бисмилла» әйтеп, Аллаһка тапшырып, салфеткага хыялымны язып, яндырып, сок эченә салып, эчеп җибәрдем! Яңа көчләр белән керәбез», — дип язган Алсу Әбелханова.

«Менә Сезнең фигурагызның сере нидә икән», «иң яхшы ял, браво», — дип язган халык җырчыга.