Чишенгәне өчен тәнкыйтьләнгәч, Лилия Муллагалиева киенеп су коена башлаган - фото

Татарстанның атказанган артисты Лилия Муллагалиева хәзерге вакытта Кытайда ял итә. Ул Инстаграм битендә диңгезгә кергәндә төшереп алган фотосын урнаштырган.

«Фотога гына төшкәндә ич ул, аннан салып бәрдем эшләпәсен дә, күлмәген дә», — дип җавап биргән җырчы.

Искә төшереп үтик, Лилия Муллагалиева белән Айгөл Бариеваны икесе бергә ятакта «чишенеп фотога төшкәннәре өчен» тәнкыйтьләп чыканнар иде.

«Алла сакласын, күлмәген салса, чәйнәп аталар бит аны. Тагын телевидиниегә «Таяну ноктасы»на  барыргамы? Болай да артистларның кыл кыймылдатканын да тикшереп кенә торалар. Мескеннәргә һич көн юк берсенә дә»;

«Кешегә сөйләргә сүз генә булсын. Купальник кигән укытучыларга да бәйләнделәр. Халык бик яман. Фигураны да тәнкыйтләп язалар»;

«Алла, күлмәк белән кергәнсез суга, ул суга купальник киеп кереп булмадымы, матур апа»;

«Рәхәтләнеп җылы суларда коенып кайтыгыз әле! Шәп!» — дип язган комментарийларда халык.