Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ябыгу марафоны уздыручы Лилия Муллагалиевага инстачылар: «Башта үзегез ябыгыгыз»

Инстачылар җырчыларга ябыгуны үзләреннән башларга кушкан.

news_top_970_100
Ябыгу марафоны уздыручы Лилия Муллагалиевага инстачылар: «Башта үзегез ябыгыгыз»
Салават Камалетдинов

Лилия Муллагалиева инстаграмда чираттагы ябыгу марафонын игълан иткәч, тәнкыйть утыннан качып котыла алмаган. Инстаграмда утыручылар җырчыга ябыгу марафонын үзеннән башларга киңәш иткәннәр.

«Ябыгу да ябыгу. Нигә үзегезнең берегез дә ябык түгел соң?»;

«Реклама ясап, акча эшли артистлар»;

«Нишләп, Лилия, син үзең ябыгыра тырышмыйсың? Булышмыймы?»;

«Әле һаман ябыга алмыйсызмыни? Бәлки биодрон эчүегезне туктатырсыз?»;

«Әйдә, Лилия, башта үзең ябыгып күрсәт әле»;

«Ябыга бит инде, өч ел ябыга»;

«Бөтен жырчылар товар сата башладылар, нинди хәл инде бу? Үзләре ябыга алмыйлар, кешеләрне кыстыйлар. Бөтенесе рекламада, ашарларына житмәгән кебек», — дигәннәр. Тагын әллә нәрсәләр язып бетергәннәр.

Җырчы марафонны челтәрле бизнестагы дуслары белән берлектә үткәрә. Марафонда катнашырга өндәүче башкаларга да «эләккән». «Зәмирә, сиңа кирәк тә кирәк инде. Симереп беттегез», «Бу рекламаны нигә куялар икән кеше ышандырам дип? Үзләре симез бүтәкәләр», — дигәннәр. «Бәхетле кешеләр симез була», — дип язган аларга Лилия Муллагалиева.

Лилия Муллагалиева икенче көнне «яраткан хейтерларына» багышлап аерым пост урнаштырган.

«Вәт язып торганнар алдагы постка. Бер гөнаһымны калдырмаганнар. Чистый фәрештәгә әйләндем.

Иң кызыгы шул, кем әйтмешли, бер йоным да селкенмәде. Мин шул ук Лилия Муллагалиева булып калдым һәм калачакмын.

Ә сез күпме негатив чәчкән түтәйләр булып калдыгыз. Кемгә кермә, шушы бер үк кешеләр агуларын чәчеп утыралар. Кемдер блокка куярга куша. Нигә куярга, алар инде гомерлек блокта. Үзләрен үзләре куйганнар…» — дип язган ул.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100