Уфа хастаханәсендә 68 яшьлек хатын декабрьдә бала табарга җыена | intertat.tatar

Уфа хастаханәсендә 68 яшьлек хатын декабрьдә бала табарга җыена

Бала декабрь азагында туар дип көтелә.

Уфадагы Республика перинаталь үзәгендә 68 яшьлек авырлы хатын бала тудырырга җыена. Хәзер ул 36 атналык йөкле. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Якынча белешмә буенча, хатын ЭКО ярдәмендә балага уза. Агентлык үз чыганаклары белән шул хакта хәбәр итте. 

Бала быел декабрь азагында туар дип көтелә.