Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Күңел» радиосы рекорд куярга җыена

Радионың алып баручылары 30 сәгать буе тәнәфессез туры эфирда эшләячәкләр.

news_top_970_100
«Күңел» радиосы рекорд куярга җыена
"Күңел" радиосы архивы

«Күңел» радиосы зур вакыйга — радиомарафонга әзерләнә. «2+ шоу» тапшыруы алып баручылары Алинә Вәлиева белән Ришат Хаҗиев һәм радионың яшь алып баручысы Алмаз Хәертдинов тәнәфессез 30 сәгать буена туры эфирда эшләячәк. Бу Татарстандагы татар телле радиолар арасында иң озын туры эфир булачак.

Радиомарафон 9 декабрь көнне иртән башланып китә. Алып баручылар ике тәүлек дәвамында студиядә туры эфирда эшләячәк. Шул рәвешле, «Күңел» радиосы үзенең 25 еллык юбилее алдыннан республика радиостанцияләре арасында беренче рекорд куярга җыена.

Бу киләсе елда Гиннесның рекордлар китабына эләгү максаты белән уздырылачак 65 сәгатьлек радиомарафонга әзерлек өчен җитди адым. Радиорекордның төп максаты - радионың абруен күтәрү, аны республика шәһәрләрендә һәм районнарында популярлаштыру, Туган телләр һәм халык бердәмлеге елында милләтебезнең кабатланмас рухи кыйммәтләрен ассызыклау, милли көйләргә, гореф-гадәтләргә хөрмәт тәрбияләү.

Бу туры эфир гадәти эфир форматыннан аерылып торачак. Радиотыңлаучыларны онлайн концерт, күңелле аралашулар, бүләкләр уйнату көтә. Радиога кунакка ИлСаф, Ильмира Нәгыймова, Илшат Хәмәдиев, Руслан Кираметдинов, Зәринә Хәсәншина, Рәдиф Зарипов һәм башкалар киләчәк.

Бу көнне радионың ишекләре бөтен кешегә дә ачык. Теләгән һәркемнең кереп, ди-джейларга яхшы кәеф һәм уңышлар теләү мөмкинлеге бар.

Алып баручылар исә студиядән 30 сәгать дәвамында китмәячәк һәм алар марафонның билгеле бер шартларын үтәргә тиеш була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100