Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илдар Хәкимов концертта бер тамашачыга машина ачкычы бүләк иткән

Туган көнен концертта бәйрәм итүче абзыйга: «Исән-сау, хәвеф-хәтәр күрмичә йөрергә язсын», — дигән җырчы.

news_top_970_100
Илдар Хәкимов концертта бер тамашачыга машина ачкычы бүләк иткән
Салават Камалетдинов

Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимовның Уфадагы концертлары вакытында Илдар Хәкимов бер тамашачыга машина ачкычы бүләк иткән. Видеоны «Иптәшләр.Татарлар» телеграм каналы урнаштырган. «Нинди яңа схема бу, кем белә?» — дип яза алар.

«Бүген арагызда туган көнен бәйрәм итүчеләр бармы?» — дип сораган Илдар Хәкимов тамашачылардан. Залдан бер абзый йөгереп чыккан.

«Менә, абый, сезгә машина ачкычы бүләк итәм. Исән-сау, хәвеф-хәтәр күрмичә йөрергә язсын. Машина шунда Яшьләр сарае каршында тора. Чыгып, эзләп таба алсагыз, алыгыз», — ди ул.

Җырчылар шулай юмартланып киткәннәрме, әллә инде бу шаярту гына булганмы дип, Илдар Хәкимовка шалтыраттык.

«Әйе, чыннан да машина ачкычы бүләк иттек. Әмма машина түгел. Ничек машина бүләк итеп булсын инде. Өстәвенә, хәзерге көндә без артистлар концерт саен машина өләшерлек хәлдә түгел бит. Әлбәттә, шаярту гына булды инде бу. Әмма бу сәхнәгә менгән тамашачыга минем һәм Гүзәлнең йөздән артык җыры яздырылган флешка бирдек. Бик сөенеп кабул итте.

Алай машиналар бүләк итәрлек мөмкинлекләр булса, үзебез дә бик шатланып, бик теләп тапшырыр идек», — диде Илдар Хәкимов «Татар-информ» хәбәрчесенә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100