Салават Миңнеханов Гүзәлемә Әниләр көненә онытылмаслык бүләк ясаган | intertat.tatar

Салават Миңнеханов Гүзәлемә Әниләр көненә онытылмаслык бүләк ясаган

Иҗади гаилә ял итәргә Мальдив утрауларына киткән. 

Җырчы Салават Миңнеханов хатыны Гүзәлем һәм кызы Мәдинә белән Мальдив утрауларында ял итә. Гүзәлем үзенең инстаграм сәхифәсендә ялдан бик матур видео куйган һәм иренең әниләр көненә искиткеч бүләк ясавы турында хәбәр иткән. «Яратам сине, матурым», — дип тә өстәгән. 

Инстачылар җырчыларга хәерле, имин яллар теләгәннәр. «Әкияттәге кебек!», «Барыбызга да берәр кайчан Мальдивта булырга язсын», — дигәннәр.

«Кызларын шатландыра белә, молодец», — дип Салаватны мактаучылар да күп.