Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Азат Фазлыев кесәсендәге соңгы 500 сумга нәрсә алачак?

Җырчы соңгы акчасына кадәр хатыны Алсу өчен сарыф итәчәген әйтә.

news_top_970_100
Азат Фазлыев кесәсендәге соңгы 500 сумга нәрсә алачак?
Рамил Гали

Җырчы Азат Фазлыев кесәсендә соңгы 500 сум калса, шуңа нәрсә алачагы турында язган. Инстаграмда тормыш иптәше Алсуның фотосы астына мондый эчтәлектәге пост урнаштырган:

«Хатын-кызның косметикасына аптырау гына түгел, шаккатып бетәм!

Анда бит нәрсә генә юк? Юыну бүлмәсендә минем бары тик кырынгыч һәм шампунь. Ә Алсуның тезелеп киткән: бальзам, кондиционер, маска, сыворотка, чәч өчен май, кутикула өчен май, кул кремы, аяк кремы, тән кремы, бит кремы, күз кырыендагы тире өчен крем, тән өчен лосьон, бит өчен лосьон, тоник, ирен бальзамы….

Ә бит аның кайсын кайда буталмыйча сөртү — үзе бер талант!

Юк, ачуланмыйм, психланмыйм. Чөнки моннан файда юк. Хатын-кыз гүзәл булырга тиеш! Кесәмдә соңгы 500 сум калса да, мин ул акчага Алсуга крем алып бирергә әзер», — дигән Азат. 

Инстачылар Алсуга бизәнеп торуның кирәге юк, ул болай да бик чибәр дигән уртак фикергә килгәннәр — барлык комментарийлар да Алсуның матурлыгы һәм Азатның юмартлыгы турында. 


Посмотреть эту публикацию в Instagram

Хатын-кызның косметикасына аптырау гына түгел, шаккатып бетәм! Анда бит нәрсә генә юк? Юыну бүлмәсендә минем бары тик бритва һәм шампунь. Ә Алсуның - 3-4 рәт тезелеп киткән: бальзам, кондиционер, маска, сыворотка, масло для волос, масло для кутикулы, крем для рук, крем для ног, крем для тела, крем для лица, крем для области вокруг глаз, лосьон для тела, лосьон для лица, тоник, бальзам для губ... Ә бит аның кайсын кайда боталмыйча сөртү - үзе бер талант! Юк, ачуланмыйм, психланмыйм. Чөнки толку нет ? Хатын-кыз гүзәл булырга тиеш! Кесәмдә соңгы 500 сум калса да, мин ул акчага Алсуга крем алып бирергә әзер! #азатфазлыев #алсуфазлыева #красотаспасетмир

Публикация от Азат Фазлыев (@azatfazlyev)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100