Инстачылар Салават Миңнехановның хатынының ишек төбендә намаз укуына шаккаткан | intertat.tatar

Инстачылар Салават Миңнехановның хатынының ишек төбендә намаз укуына шаккаткан

Җырчы якыннарының намаз укыганын видеога төшергән.

Салават Миңнеханов хатыны Гүзәлемнең намаз укыганын видеога төшергән. Видеода иҗади парның кызлары Мәдинә дә намаз уку хәрәкәтләре ясый. «Сөбханалла. Өйрәнә бит әкрен генә», — дип язган җырчы.

Инстачыларның бер өлеше нәни Мәдинәгә сокланса, икенчеләре аларның ишек төбендә намаз укуларына шаккаткан.

«Ник ишек төбендә укыйсыз? Залда урын юкмыни?», «Шундый зур өйдә намаз укырга урын юкмы?» — дип язучыларга: «Намазны урамда да укырга ярый», — дип җавап язган Салават Миңнеханов.

«Бик тиз укып бетерделәр. Видео өчен генә укыдылар ахры», - дип язган инстачыга икенчесе җавап язган, намаз тәртибен белүчеләр аңлагандыр, бу тәмамлау вакыты, дип җавап язган икенчесе.