Ильмира Нәгыймова, 27 яшенә җитеп, беренче тапкыр чәчен буяган

Җырчы Ильмира Нәгыймова үзгәрергә булган. «Яңа Ильмира» фотосын ул «Инстаграм»га элде.
Җырчы Ильмира Нәгыймова үзгәрергә булган. «Яңа Ильмира» фотосын ул «Инстаграм»га элде. «27 яшемә җитеп, беренче тапкыр кылдым бу гамәлне… Чәчемне буядым. Үземә әле әллә ничек, ияләшә алмыйм. Сезгә ничек?» - дип язган җырчы.
   
Фотодан күренгәнчә, Ильмира чәчен саргайтып, «мелирование» ясаткан.

Инстадуслары җырчының экспериментын төрлечә бәяли. «Шәп, матур кешегә ничек тә килешә», «Яшь чакта нишләсәң дә ярый» дип хуплаучылар да, «Үз чәчегез матур, ялтырап тора иде, нигә әрәм иттегез?» дип язучылар да бар.