Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Без - җиләкне, черки безне ашады» - Артистлар җиләк җыя

Җырчылар тырышып җиләк җыйган фотолары белән уртаклаша.

news_top_970_100
«Без - җиләкне, черки безне ашады» - Артистлар җиләк җыя
Гөлүзә Василова

Рамил Шәрәпов виртуаль дусты Рәсимә апа чакыруы буенча Кама Тамагына җиләккә барган. «Кичә Шәрәпҗан видеосын куйгач, Рәсимә апа комментарий калдырган. „Люпин җыйдың, безгә каен җиләге җыярга кил“, - дигән. Мин ялындыра торган кеше түгел. Бүген килеп тә җиттем. Җиләк җыйдык», — дип язган юморист.

«Алайса комментарийларны чамалап язарга кирәк икән», — дип уйга калган юмористның виртуаль дуслары.

Җырчы Дилә Нигъмәтуллина да чиләкләрен тутырып җиләк җыйган. «Тәки таптым бит мин җиләкне. Бик күп! Рәхәтләнеп җыеп кайттык!» — дип язган ул.

«Ай-яй, саран икәнсең, кайда җыйганыңны әйтмисең», — дип гаепләгән җырчының бер виртуаль дусты.

Алинә Сафиуллина да җиләк тулы чиләкләре белән фотога төшкән. «Җиләкле флешмоб башландымы әле? Без кызып җыя башладык», — дип язган җырчы.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

_ Тәки таптым бит мин җиләкне?Бик күп! Рәхәтләнеп җыеп кайттык! Дуслар, ә кичәге гидромассаж турында кызыксынган кешеләргә җавап бирәм: аларның аккаунты @figura_kzn кереп Сез барлык сорауларны да яза аласыз! ⠀ Мин массаждан соң бүген очып йөрим дисәң дә була??? Аның организмга булган файдасын әйтеп бетереп булмый. Күптәннән эшлисе килгән иде. Ике көн элек Гөлназ Сираева @gulnaz_siraeva кунакка килгәч, шулай сүз арасында, әлеге массажның кайда эшли алганнарын беләм диде. Кичә барып та кайттым. Шундый инде мин "тиз тотам"☺️ ⠀ Сездә шулай дип сөйләшәләрме??? ⠀

Публикация от Диля Нигматуллина (@dilyanig)

«Пешмәгән бит әле бу җиләк, ник иртә җыясыз?», «Җиләкләрең эре күренә. Сездә яңгыр яуган, ахры», «Җиләк янында үзең дә матур», — дип комментарий калдырганнар җырчыга.

Комментарийларда җырчы заказга да җыяр идем дигәндәй язган.

Җырчы Гөлнара Габидуллина җыйган җиләкне дә инстачылар «пешмәгән» дип бәяләгән.

Алсу Әбелханова да каен җиләге җыйган. «Туган авылыбызда рәхәтләндек! Черки безне, без җиләкне туйганчы ашадык, җыйдык!» — дип язган ул.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Каен жилэген жиеп булмады... Но,безнен очен кучтэнэчкэ жиябыз диделэр????@guzel__fatihova ?? Жир жилэген жиеп була мы,дуслар? Без дэ 2 сэг.эчендэ уйлаштык та кузгалдык ???‍♀️? Аллага шокер без дэ жилэкле булдык??‍♀️Исэн сау ашарга язсын? #жилэк?? #жэй #матурлык? #голнарагабидуллина? #ГУЛЬБЕШЕКЕР ⚘ #мойлюбимыйдом? #мойгульбешекеристыймир? #РецептыОтГЮЛЬБЕШЕКЕРКИ?????????

Публикация от ГУЛЬНАРА ГАБИДУЛЛИНА?? (@gulbescheker1977)

Кемдер күп җыйгансың дисә, кайсыдыр кәрзинең тулмаган дигән. «Җиләк җыярга барганда да үзен тәртипкә китергән», «Яулыгың да килешеп тора», — дип комментарий язган җырчының инстадуслары.

Зөлфия белән Җәвит Шакировлар да җиләккә йөрде. Инстаграмда фото һәм видеолар куйдылар. «Эх, җиләкле җәйләрне сагынырсыз әле! Урманга барып җиләк җыегыз, ялкауланып ятмагыз! Иртәнге сәгать биштә тагын торып китәбез!» — дип язган Зөлфия Шакирова.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100