Җырчы Иркә инстадусларыннан нәрсә яшерә?

Ул матур фотосын куйган һәм аның янына кызыксынулары турында язган.

Җырчы Иркә инстадусларына кызыксынулары турында язган. Әмма бар серен дә чишеп бетермәгән.

«Мин еш кына психология китапларын укыйм. Кайсыларын укыйсың дигән сорауга беркайчан жавап бирмим. Нинди китап укуыңны белеп, ни үзләштергәнеңне, төрле вазгыятьләрдә синең адымыңны кеше белергә тиеш түгел, дип саныйм. Тагын бер кызыксынган өлкәм - космос, йолдызлар, планеталар… Алар турындагы мин карамаган берәр фильм калды микән соң? Галәм турында укыган, күбрәк белгән саен, син бер кечкенә генә тузан бөртеге икәнлегеңне аңлыйсың. Әле тагын океан, диңгез асты дөньясы кызыксындыра башлады», - дип пост язган җырчы.

Җырчының виртуаль дуслары кызыксынуларын хуплаган. «Молодец, психологияне бөтен кеше дә аңламый аны», - кебек комментарий калдырганнар.

Инстачылар бу фотоны аеруча ошаткан. Матур комментарийлар язып, җырчының кәефен күтәргәннәр.