Җырчы Илдар Әхмәтов кечкенә кызын күрсәтте

Җырчы Инстаграм битендә балаларының фотосын урнаштырган.

Илдар Әхмәтов тормыш иптәше Ландыш белән ике ул һәм бер кыз үстерәләр. «Балаларыбыз бәхетле булсын!» — дип язган ул.

«Бик матурлар, күз тимәсен», «Сәламәт, бәхетле булсыннар», — дип матур теләкләрен яудырганнар җырчының инстадуслары.