Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Асаевага Фазлыевлар яныннан качарга кушканнар

Алсу Фазлыева яңа фото куйган.

news_top_970_100
Гөлназ Асаевага Фазлыевлар яныннан качарга кушканнар
Солтан Исхаков

Алсу Фазлыева ире Азат һәм Башкортстан җырчысы Гөлназ Асаева белән төшкән фото куйган.

Бу фото бер инстачының күңеленә ошамаган инде. «Гөлназга да акча урлады дип гаеп такмадылар микән?» — дип язган ул яшерен аккаунттан. «Ялган аккаунттан язып, кеше көлдереп утырмагыз», — дип җавап биргән җырчы. Ә инстачы гел сүзен бирергә теләмәгән: «Гөлназ, кач моннан тизрәк. Хәзер мине кара исемлеккә куярсың инде. Авызыма капчык капламассың».

«Бите-йөзе капланган комментарий язып утыручылар капка артыннан өрүче этләрне хәтерләтә. Сүзегез булса, качып сөйләмәгез, битегезне ачыгыз, ачыктан-ачык языгыз», — дип үз урынына утыртырга теләгән җырчы «хәерсез инстачыны».

«Ничек шулкадәр бер-береңә охшап була ул, ә? Исән-сау гына булыгыз, тигезлегегездән аермасын»; «Матуркайлар»; «Сылукайлар»; «Ике чибәр арасында Азат абыегыз балкып тора», — дип сокланган җырчыларның виртуаль дуслары.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100