Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Кемдер тиздән әти булачак» — Элвин Грейның хатыны бәби көтәме?

Элвин Грей кулын хатынының эченә куеп фотога төшкән.

news_top_970_100
«Кемдер тиздән әти булачак» — Элвин Грейның хатыны бәби көтәме?
https://www.instagram.com/_izi___izi/

Элвин Грей белән хатыны Инзилә 90 еллар стилендәге киемнәрдән фотога төшкәннәр. Элвин Инзиләне биленнән кочаклаган. Инстачылар Инзиләне авырлы дип фаразлый.

«Миңа калса, сез бәби көтәсез», «Кемдер авырлы ахры монда», «Бер кеше бик тиздән әти булачак» — дип язган алар.

«Син бу матур кыз Инзиләнең эченә кулыңны куйгансың. Бәбиегез кайчан туачак? Мин инде әллә кайчан түземсезлек белән көтәм. Миңа калса, сезнең улыгыз булачак», — дип тә комментарий калдырганнар.

«Элвин мине кочаклап фотога төшкән икән, бу әле бернәрсәне дә аңлатмый», — дип җавап юллаган аларга Изи-Инзилә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100