Гүзәл Уразова микрофонны сәнәккә алмаштырган

Гүзәл Уразова инстаграмга ире Илдар Хәкимов белән авылча төшкән фотосын куйды.
Сәхнә йолдызлары фотода гомумән дә башка кыяфәттә - нәкъ авылча сурәтләнгән.

Гүзәл үзе сәнәк тотып, инстадусларын бәйрәм белән котлый. Кулындагы бияләйләре дә пычрак. Артистлар да җир эшен эшли икән, дип ышанып калабыз.