Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Улым, булдырасың» — Салават Фәтхетдинов улы белән горурлана

Җырчыны узышчы улы чираттагы җиңүе белән сөендергән.

news_top_970_100
«Улым, булдырасың» — Салават Фәтхетдинов улы белән горурлана
Солтан Исхаков

Салават Фәтхетдиновның улы Рөстәм бозда узышу буенча Россия чемпионатында җиңү яулаган. Ярышлар Тольятти шәһәрендә үткән. Салават Фәтхетдинов инстаграмда Рөстәмнең Татарстан тарихында иң яшь узышчы булуы турында язган. Барлык кешеләргә дә балалар бәхете теләгән.

Инстачылар Рөстәмне спорттагы уңышлары белән тәбрикләгәннәр. «Рөстәмнең уңышлары өчен без дә шатбыз», «Без дә карап, Рөстәм өчен борчылып утырдык», «Вәт бәхетле син, Салават абый», «Салаватка игелекләре баласы аша кайта», — дип комментарийлар калдырганнар.

Салаватның кадр артында улы белән чын күңелдән горурланганы, «Улым, булдырасың», «Татарстан, алга», — дип әйтүе ишетелеп тора.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100