Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Мин оныттым инде сине күптән» — Римма Никитина шәхси тормышы турында клип төшергән

Клип сюжеты буенча, бер егет - көрәшче Булат Мусин Римма Никитинаны ташлап китә.

news_top_970_100
«Мин оныттым инде сине күптән» — Римма Никитина шәхси тормышы турында клип төшергән
Салават Камалетдинов

Римма Никитина шәхси тормышында булган вакыйгаларга нигезләнеп, «Кайтулар юк үткәнгә» җырына клип төшергән. Клипта Римма Никитинаның бер егет белән бәхетле мөнәсәбәтләре, җырчының иҗат дөньясына кереп китүе һәм сөйгәне белән аерылышу мизгелләре күрсәтелгән.

Бер егет ролендә — көрәшче Булат Мусин.

«Яз көне мин яңача сулый башлыйм. Быелгы яз минем өчен үзенчәлекле булырга охшап тора. Матур яз бәйрәме алдыннан сезгә үземнең яңа иҗат җимешемне тәкъдим итәм. Сез бу клипта минем тормышымдагы вакыйгаларны күрә аласыз. Беләсезме, тормышымның башка борылыш алуына үкенмим. Барысы да яхшы булачак», — дип язган җырчы.

Римма Никитина җырның көен «күңеле елаган» вакытта үзе язуы турында әйтә. 

Клипны инстачылар бик ошаткан. «Шәп, булдырасың», «Барысын да җыйдың, оештырдың. Иҗади уңышлар», — дип яза алар. Римманың иҗатына артист Ләйсән Мәхмүтова да бәя биргән. «Риммушка, бик матур булган бу. Үзең дә, җырың да, Булат та. Үзең әйтмешли, ооооогооонь», — дип язган ул.

«Җимеш, һәрвакыттагыча, беллиссимус! Миңа синең тормышчан җырларың бик ошый. Синең иҗат аша кайбер кешеләр бумеранг законы булу һәм аның икеләтә кире кайтуын аңларлар. Кеше кылган гамәлләре өчен җаваплы булырга тиеш. Җимеш, шәп, беллиссимус. Син минем героем. Үзең беләсең», — дип тә язган бер серле инстачы. 

Булат Мусин белән Римма арасында «Мәхәббәт, мәхәббәт, мәхәббәт» дип уйлаучылар да бар.

Клипны Римма Никитинаның ютуб каналында карарга мөмкин.

Римма Никитина үзенең шәхси тормышы турында «Интертат»ка интервью биргән иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100