Ләйлә Дәүләтованың әнисе Төркиядә тренажерлар залына йөргән | intertat.tatar

Ләйлә Дәүләтованың әнисе Төркиядә тренажерлар залына йөргән

Шагыйрә әнисенең спорт белән шөгыльләнгәнен видеога төшергән.

Ләйлә Дәүләтова әнисен беренче тапкыр диңгезгә алып барды. Рина апа анда ял итеп кенә ятмаган, ә спорт белән шөгыльләнгән. Моңа шагыйрә куйган видео дәлил булып тора.

«Сөбханалла дип карагыз, яме. Телефоннан ялгыш килеп чыкты да, башта үзем рәхәтләнеп көлдем. Аннары сезгә күрсәтергә булдым. Телефонга төшергәнне үзе белми. Әйтмәгез, яме. Төркиянең спорт залында безнең әнкәй бу», — дип язган ул.