Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алсу Фазлыева Салават Фәтхетдинов төркемендә эшләгән вакыттагы фотосын күрсәтте

Инстачылар арасында яшь җырчыны танымаучылар да бар.

news_top_970_100
Алсу Фазлыева Салават Фәтхетдинов төркемендә эшләгән вакыттагы фотосын күрсәтте
«Татар-информ» архивы

Алсу Фазлыева Салават Фәтхетдинов төркемендә эшләгән вакытны искә алган. Җырчы шул вакыттагы фотосын да куйган.

«Бәлки күпләр әле белмидер дә: мин бит элек Салават Фәтхетдинов төркеменең бэк вокалисты булдым. Өч кыз эшләдек без — ике Гөлнара һәм мин. 19нчы сезон, 2007 ел. Казанда УНИКСта 14 көн рәттән Салават абыйның тамашалары гөрләде.

Ул елларда концертның махсус кунагы Әлфия апа Авзалова иде. Темасы — чәй һәм татар халкының кунакчыллыгы.

14 көн эшләү дәверендә без Салават абыйның холкын белеп беткән идек. Ул артык пөхтә кеше, костюмнарын ничек әзерләгәнен күрсәгез?! Гаиләсен бик хөрмәт итә. Ләйсән апага мөнәсәбәте бик җылы аның. Җор телле, сүз артыннан кесәгә керми. Юмор хисле. Аның турында озак сөйләргә, аны озак мактарга була. Ул — легенда!» — дип язган җырчы.

Инстачылар фотодагы яшь Алсуны танымаган. Алар «Алсу, син кайсысы?», «Алсу, син нинди күлмәктән?» кебек сораулар калдырган.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100