Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әнвәр Нургалиев: «Әниләр һәрвакыт балалары өчен вакыт таба, ә без таба алмыйбыз»

Җырчы әнисе белән төшкән фотолар куйган һәм аны сагынуы турында язган.

news_top_970_100
Әнвәр Нургалиев:  «Әниләр һәрвакыт балалары өчен вакыт таба, ә без таба алмыйбыз»
Салават Камалетдинов

Башкортстанның атказанган җырчысы Әнвәр Нургалиев әниле вакытын сагынуы турында язган.

«Әни дигән сүзе генә дә ни тора бит… Эх, әни кулыннан ясалган чәй, әниле балачак… Салкын кышта туңып, юешләнеп уеннан кайтып керәсең, ә өстәлдә табага өелеп куелган коймак, кайнар самавыр тора. Әни сүгеп ала. Аннары «Балам, киемнәреңне алыштыр да, тизрәк өстәл янына», - ди. Әниләрнең: «Балам, кайгырма, барысы да яхшы булыр», - дип әйтүеннән соң, чыннан да, җиңел булып китә иде.

Әниле булу дөньяда иң зур бәхет ул. Ул һәрвакыт аңлый, баласына вакытын таба. Ә без таба алмыйбыз. Әниләр соңгы көннәренә кадәр без дип яшиләр.

Саклагыз, яратыгыз, рәнҗетмәгез, ешрак кайтыгыз, исән чакта кадерләрен белегез! Әнисез бик авыр икән», — дип язган җырчы.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100