Җырчы Прохор Шаляпинның хатыны коронавирустан үлгән
Алар агымдагы елның 31 июлендә өйләнешкән булган.
Прохор Шаляпинның 42 яшьлек миллионер хатыны Татьяна Клаудиа Дэвис үлгән. Бу турыда җырчы үз сәхифәсендә хәбәр итә.
«Миңа бу турыда язарга авыр, әмма минем Таня юк инде. Хуш, минем Таня. Мин сине онытмам һәм һәрвакыт яратачакмын», — дип язган артист.
Коронавирус йоктырганнан соң Дэвисның авыр хәлдә булуы турында хәбәр ителгән иде.
Шаляпин миллионер хатынга агымдагы елның 31 июлендә өйләнгән иде. Аларның туй чыгымнары 15 миллион сум булган.