Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Белем бәйрәме көнне укытучы мәктәп линейкасында корсак биюе биегән - видео

«Ярымэротик бию бит бу. Бу биюләр ир-атларны кызыктыру өчен уйлап табылган», — дип ачулана социаль челтәр кулланучылар.

news_top_970_100
Белем бәйрәме көнне укытучы мәктәп линейкасында корсак биюе биегән - видео

Хабаровск өлкәсендә 1 сентябрь — Белем бәйрәмендә балалар каршында корсак биюе башкарганнар. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр ите.

Әлеге видео социаль челтәрләрдә таралган. Әти-әниләрнең бу хәлгә ачуы чыккан.

«Ярымэротик бию бит бу. Бу биюләр ир-атларны кызыктыру өчен уйлап табылган. Спорт белән бию төшенчәләрен аерып карарга кирәк», — диләр.

Кайберәүләр 1 сентябрь - бәйрәм бит, корсак биюе атмосфера тудыра, дип тамашаны хуплый.

Хабаровск өлкәсе буенча Мәгариф идарәсе тикшерү башлаган. Яшь укытучының мондый биюе «аның үз инициативасы» дигәннәр. Ләкин ул Белем көненә багышланган чарада булырга тиеш түгел, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100