Ринат Рәхмәтуллин төркемендәге биюче кыз авариягә очрап үлгән | intertat.tatar

Ринат Рәхмәтуллин төркемендәге биюче кыз авариягә очрап үлгән

Бу хакта җырчы һәм кызның әнисе үз сәхифәсендә хәбәр итә.

Җырчы Ринат Рәхмәтуллинның төркемендәге биюче Алинә исемле кыз юл-транспорт һәлакәтендә үлгән. Җырчы кызның фотоларыннан җыелган видео куйган һәм «Эх, Алинә», дип язган.

Алып баручы, җырчы, баянчы, кызның әнисе Флера Идрисова да кызының фотосын куйган һәм «Бердәнбер балам, күз нурым, газизем, бәгырь жимешем, ник мине ялгызымны калдырып ташлап киттең?! Син бит минем кояшым идең», — дип өзгәләнеп язган.

Инстачылар ана кешенең зур кайгысын уртаклаша, ничек тә хәлең җиңеләйтергә теләп, юату сүзләре язганнар.