Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Киңәш биргән өчен Гөлназ Гафуровадан акча сораганнар

Җырчыдан бер ел элек аңа киңәш биргән өчен акча сораганнар, ул моңа шаккатуын язган.

news_top_970_100
Киңәш биргән өчен Гөлназ Гафуровадан акча сораганнар
Салават Камалетдинов

Җырчы Гөлназ Гафурованы бер инстачы шаккаттырган. Ул җырчыдан… киңәш биргәне өчен акча сораган!

«Мин сезгә аяктагы сөялләрне тавык үте белән дәвалау ысулын язган идем. Шуның өчен миңа акча түлисегез килмиме? Сез бу турыда белми идегез. Бу моннан бер ел элек булды. Сез сторисларда иптәш кызыгызның сөял белән интегүе турында сөйләдегез. Мин сезгә бу авырудан тавык үте ярдәм итүе турында яздым», — дигән инстачы.

Гөлназ Гафурова бу язышуны инстаграмга куйган. «Кадерле дусларым, сүзем юк. Нәрсә дип җавап бирергә дә белмим. Бу Мисырдагы кебек. Дөягә утыртуын утырталар, ә менә төшү — түләүле», — дип аптыраган җырчы.

«Белгәнне кешегә әйтәсе килә. Әгәр кешегә файдасы тисә, сөенер идем. Ничек инде ул акча сорап була? Абау, бар инде кешеләр»;

«Үләм, без күптән миллионер буласы кешеләр икән бит», — диешкән инстачылар.

Күбесенә бу апаның җырчыдан ничә сум акча сорарга теләве кызык. «Языгыз әле, сез аңа күпме түләргә тиеш икән?» — дип көлешкәннәр.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100