Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бал кортлары өчен мәчет ясаган Ядкәр: «Авызга теш чыкканнан бирле умарта янында мин»

Бал кортлары өчен дә мәчет буламыни, дип уйларсыз. Арча районының Түбән Аты авылында яшәүче умартачы Ядкәр Мөхәммәдиев бал кортлары өчен әнә шундый оялар ясый. Ни өчен бал кортларына мәчет оясы кирәк? Аларга да күз тияме? Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә умартачы Ядкәр Мөхәммәдиев сөйләде.

news_top_970_100
Бал кортлары өчен мәчет ясаган Ядкәр: «Авызга теш чыкканнан бирле умарта янында мин»
Ядкәр Мөхәммәдиев

Ядкәр абый, бал кортларыгыз шушы үзенчәлекле ояда күптән яшиме?

Аллаһы Тәгалә бал кортларын яраткан икән, алар да мәчеттә яшәргә, аларның да матур оялары булырга тиеш. Кеше умарталыкка килеп керә дә: «О, кортларың күп икән!» — дип соклана. Аннары бал кортларына күз тия. Ә мәчет күзнең явын ала, матур да булып тора.

2011 елда Дмитрий Медведев Россия Президенты булган вакытта Казан Сабан туена килгән иде, шушы мәчетне ул да күрде.

Сезнең кебек оя ясаучылар бүтән юктыр...

Күргәнем булмады. Мондый ояны элеккеге башлык Алмаз Нәзировка бүләк иткәнем булды. Аның умарталыгы бар, шушы оя да аның умарталыгында тора.

Ә бал кортлары белән кайчан дуслаштыгыз?

Авызга теш чыкканнан бирле дус. 4-5 яшьтә әни янында булышып йөрдем. Умартачылык хәзерге көндә төп шөгылем булып тора. Алар белән көне-төне кайнашам. Әле күптән түгел бал кортлары өчен яңа мәчет оясы ясадым.

Алар Сезне ничек таный?

Истән. Исле сабыннар белән юынып чыксаң да, тән исеңне тоя.

Ничә умартагыз бар?

Кем санаган инде… Алар рәт-рәт тезелеп тора. Санарга ярамый, диләр. Санадыңмы — кими. Санамасаң — арта. Умарта корты шундый әйбер бит ул: бүген бар, иртәгә юк. Авыру эләгеп, ана корт үлеп китсә, син аны белми дә каласың. Оялар буш кала, тоталар да чыгып китәләр.

Узган ел Татарстанның кайбер районнарында күпләп бар кортлары үлде. Сезнекеләргә бу зәхмәт эләкмәдеме?

Мин агрономнар белән аралашып яшим, Аллаһка шөкер, безгә тимәде. Кайчан нәрсә сибәсен, нинди культуралар чәчәсен белеп торабыз. Кыштан, яздан ук сөйләшеп куям. Әйтик, юкә балын ашыйсың килә, ди. Син берничә ояңны юкә чәчәк аткан җиргә алып чыгып китәсең. Карабодай балын да ашыйсы килә, шулай ук алып барып куям.

Мондый юмарт хуҗаларын бал кортлары да күп бал белән сөендерәдер?

Аллаһы Тәгалә күпме бирә бит. Елына, нинди культуралар чәчүеңә карап. Көрәшче Сабантуйга әзерләнгән кебек, бал кортларын да көздән үк әзерли башлыйсың. Үрчетәсең, карыйсың, әйбәт аналар асрыйсың. «Ширбәт ае» булсын өчен, унбер ай эшләргә кирәк.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100