Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«ЧәйЧәк stories» кибете җитәкчесе Нияз Сабиров: «Компаниямне ун миллионга саттым!»

Нияз Сабиров хуш исле татар чәйләрен танытуы турында Инстаграм битендә язган.

news_top_970_100
«ЧәйЧәк stories» кибете җитәкчесе Нияз Сабиров: «Компаниямне ун миллионга саттым!»

Татар чәе культурасын үстерү турында авылда печән чапканда һәм җиләкле хуш исле үлән чәйләре эчкән вакытта уйландым. Шул ук төнне төш күрдем: имеш, мин чит илгә китеп, бөтенләй хуш исле чәйсез калганмын, шуннан соң коточкыч бер хәл булды…

Уянып киттем. Бөтен дөнья халкы татар чәенең нәрсә икәнлеген белмәсә, Татарстаннан беркая да китмим, дип сүз бирдем. Чәй эчеп карамаган татар бармыни ул? Татарлар 80 проценттан чәйдән тора, дигән мәзәкне ишеткәнегез бардыр… Күбесе минем белән ризалашыр дип уйлыйм.

Тәмле һәм файдалы татар чәйләрне сезгә дә тәкъдим итәсебез килә. «ЧәйЧәк stories» кибетендә җаныгыз теләгән чәйне таба алырсыз!

@teasak_

«ЧәйЧәк stories» — Татарстан Республикасының алдынгы милли брендларының берсе!

Бездә табигый продуктлар җитештерелә. Чәй, үзенчәлекле бүләк җыелмалары, эксклюзив татар сандыклары бар! Без яраткан эшебез белән шөгыльләнәбез һәм халыкка нәрсә кирәклеген беләбез. Чәй җитештерү һәм сату — безнең өчен бизнес кына түгел, ул шулай ук бераз сәнгать һәм күпчелек очракта мәхәббәт тә әле. 

Инде берничә көн йоклый алмыйм. Йокы качты… Уйланып ятам… Узган атнада компаниямне ун миллиона сумга сатканымны төштә күрдем.

Гаҗәп, бүген иртәнге тугызда уяндым. Телефонга карасам, өч кеше шалтыраткан булган. Киредән шалтыратмадым, онытканмын. Төштән соң сәгать 13:00дә янәдән шалтыраттылар. Ул тәкъдимнән мин берничек тә баш тарта алмадым.

Сигез миллион сум тәкъдим иттеләр һәм мин ризалаштым. Күз алдына китерә аласызмы? Сез минем постны укыйсыз, бүген беренче апрель икәнен уйламыйсыз да… Мин бит сезне алдадым. Исегездә тотыгыз: компаниямне беркайчан да сигез миллионга сатмаячакмын. Бары тик ун миллионга гына риза булачакмын!» — дигән «ЧәйЧәк stories» җитәкчесе Нияз Сабиров.

Халык Ниязның мәзәген уңай бәяләгән һәм көлә торган смайллар куйганнар: «Унбишкә аласы идем, ярар инде, ун дигәч, ун», «Тугызга сатасызмы? Алыр идем», — дип көлеп язганнар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100