Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстан җырчысы безнең Фирдүс Тямаевны бәхәскә чакырды

Алтынай Вәлитов Тямаевның тамашачылар өстенә сикереп төшүен күрергә тели.

news_top_970_100
Башкортстан җырчысы безнең Фирдүс Тямаевны бәхәскә чакырды
Рамил Гали

Башкортстанның Алтынай Вәлитов исемле җырчысы Татарстан артисты Фирдүс Тямаевның концертыннан видео күргән. Анда Фирдүсне тамашачылары кулларына күтәреп чөя. Бу турыда Алтынай инстаграмдагы сәхифәсендә сөйли.

«Тямайга вызов! Булдырасызмы?» - дип яза ул видео янына.

«Мин Башкортстанның „бешеный“ артисты буларак, Татарстанның „самый бешеный“ артистына „вызов“ ташлыйсым килә. Шулай итеп сәхнәдән сикереп карагыз, Фирдүс агай», — дип сөйли ул.

Алтынай үзе сәхнәдән тамашачылар өстенә сикереп төшә, аны залдагы кешеләр тотып алып күтәрә. Җырчы Фирдүс Тямаевны да шулай эшләп карарга өнди.

Ул: «А вам слабо? Күңел яшь булса, килеп чыга ул», - дип Фирдүсне бәхәскә чакыра.

Әлеге постны 4 көндә 29 мең кеше караган. Алтмышлап комментарий язганнар. Тик арада Фирдүс Тямаев исеменнән җавап күренми.

Инстачылар «Тямаевка алай сикерү бернигә кирәкми. Аны сикермәсә дә күтәреп алалар. Сезнең 50 мең подписчигыгыз да юк, ә Тямаевның 500 меңгә якын подписчигы бар. Так что монда вызов ташларлык рәт юк сезнең, үпкәләмәгез», «Сиңа карап сикерсә, юләр булыр, үзеңне матур тотам дип уйлыйсың, ахры. Тямайга җитәр өчен сиңа әллә ничә пот тоз ашарга кирәк», диләр.

Каршы әйтүчеләр дә бар. «Татарлар чыгып, безнең яшь егетне хурлый башладылар комментарийларда. Шулай күрсәтә кеше үзенең йөзен», «Татарларның теле әче, дошманнан арттыралар. Әллә Татариядә эшләгәч, аларга каршы иммунитет бармы?» - диешеп язышалар.

Шулай да «без туганнар, тату яшик», «җырлап ярышыгыз» дип тынычландыручылар да табылган.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100