Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ришат Төхвәтуллинга беренче гонорарны тәмәке белән түләгәннәр

Бу турыда җырчы Казанда узган концертында сөйләде.

news_top_970_100
Ришат Төхвәтуллинга беренче гонорарны тәмәке белән түләгәннәр
"Татар-информ" архивы

Бу көннәрдә Казанда Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган җырчысы Ришат Төхвәтуллинның концертлары узды. Ул анда абыйсыннан калган киемнәрне кияргә яратмавы, аларның ике үлчәмгә зур, икесенә бер гитара булуы турында сөйләде.

Ришат гитараны алса, яңа гына тәмәке көйрәтә башлаган абыйсы «тартырга алып кайт» дия торган булган.

«Кич буе гитарада уйныйбыз, дуслар моны җырла, тегене җырла инде, диләр. Мин тәмәке бирсәгез җырлыйм дим. Тәмәкене гитара эченә җыеп барам. Иртән минем баш очында абыем гитараны селки, чөнки аның эчендәге тәмәке җиңел генә чыкмый иде. Бер уйлап карасаң, бу минем беренче гонорарым булган инде.

Абыем, бу хәлне бөтен халыкка сөйләгән өчен гафу ит. Минем тырыш, максатчан булуымда синең өлешең зур», — дип сөйләде җырчы.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100