Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Пенсия фонды һәм Социаль иминият фонды берләшә: нәрсә үзгәрә?

2023 елның 1 гыйнварыннан Россиянең Пенсия фонды һәм Социаль иминият фонды берләштерелде. Хәзер ул Пенсия һәм социаль иминият фонды дип атала, кыскартып әйткәндә – Россия Социаль фонды.

news_top_970_100
Пенсия фонды һәм Социаль иминият фонды берләшә: нәрсә үзгәрә?
freepik.com

 

РФ Президенты яңа оешма төзү турындагы федераль законны 2022 елның 14 июлендә имзалаган иде.

Ике фондны берләштерүнең максаты гражданнарга хезмәт күрсәтүнең сыйфатын яхшырту, социаль ярдәм чараларын тизрәк рәсмиләштерүдән гыйбарәт. Хәзер гражданнар тиешле социаль ярдәм чаралары буенча Россия Социаль фондына мөрәҗәгать итәчәк – барлык федераль түләүләрне бер урында алып булачак. Элек Пенсия фонды һәм Социаль иминият фонды карамагында булган түләүләр һәм хезмәтләрнең берсе дә үзгәрми, пенсия һәм башка социаль пособиеләр алуны дәвам итү өчен гражданнарга өстәмә документлар һәм гаризалар бирергә кирәкми. Фондларны берләштерү социаль түләүләрнең срогына да тәэсир итми.

15 декабрьдә Сергей Чирков РФ Пенсия һәм социаль иминият фонды рәисе итеп билгеләнде, ул моңарчы 20 елдан артык Россия Пенсия фондында эшләгән. Бу атнада исә Эдуард Вафин РФ Социаль фондының Татарстан бүлеге җитәкчесе итеп билгеләнде. Моңа кадәр ул РФ Пенсия фондының Татарстан бүлеге белән идарә итте. Структураның үзгәрүенә карамастан, ике оешмадагы хезмәткәрләрне кыскарту күздә тотылмый, диде ул.

Эдуард Вафин 2001 елда Казан дәүләт университетының икътисад факультетын тәмамлый, аннары Россия Хөкүмәте каршындагы Финанс академиясендә, Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт һәм муниципаль идарә академиясендә белем ала. 2015 елда РФ Юстиция министрлыгының Россия хокук академиясе юридик факультетын тәмамлый. 2000 елдан РФ Пенсия фондының Татарстан бүлегендә төрле вазифалар башкара. 2016 елның мартында аның идарәчесе итеп билгеләнә. Хәзер ул яңа оешкан РФ Социаль фондының Татарстан бүлеген җитәкләячәк.

Фото: © Солтан Исхаков

Татарстанда Социаль фондның 62 офисы эшләячәк

Эдуард Вафин яңа оешманың хезмәт күрсәтү үзенчәлекләре турында сөйләде.

Эдуард Яфасович, Россиянең Пенсия һәм Социаль иминият фондлары берләштерелгәч, аларның эшендә нәрсәләр үзгәрде? Татарстанда гражданнарга хезмәт күрсәтү ничек оештырылачак?

Элек Пенсия фонды һәм Социаль иминият фонды күрсәтә торган хезмәтләр бердәм цифрлы платформага күчте. Хәзер, бөтен төр социаль ярдәм чараларын алу өчен, гражданнар Россиянең Социаль фондына мөрәҗәгать итәчәк. Гражданнарны кабул итү хезмәтләренең адреслары үзгәрми – элеккеге Пенсия фонды офисларына һәм Социаль иминият фондының кайбер офисларына мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Татарстанда барлыгы 62 бердәм офис эшли.

Ә эш бирүчеләр – предприятиеләр һәм оешмалар өчен нәрсә үзгәрә?

Иминият взносларын түләү җайлырак булыр, дип көтелә. Хәзер бердәм тариф кертелә. Ягъни предприятие һәм оешмаларга моңа кадәр һәр социаль иминият төре буенча аерым исәпләүләр һәм түләүләр башкарырга, аннары Пенсия фонды һәм Социаль иминият фонды алдында хисап тотарга туры килә иде. Хәзер исә хисап тотканда бер тапкыр исәпләп, түләүне дә бер мәртәбә җибәрү җитә. Ә федераль казначылык бу түләүне билгеләнгән тәртиптә төрле иминиятләр өчен бүлә.

Эш бирүчеләрнең вакытын әрәм итмәү, документлар әйләнешен гадиләштерү максатыннан, бердәм хисап формасы кертелә. Бу – исәп-хисап ясаганда хаталар китмәсен өчен уңайлы. Хәзер предприятие һәм оешмалар өчен эшчеләр турында мәгълүмат бирә торган уртак бер дата барлыкка килде. Элеккеге Пенсия фондына иминиятләштерелгән затлар турында ай саен бирә торган хисап (СЗВ-М формасы буенча) бетерелә. Аның урынына эш бирүчеләр хезмәткәрләрнең эш хаклары турында салым органнарына мәгълүмат җибәреп торачак.

«Больничныйларны» түләү ничек үзгәрә?

Бердәм гражданнар өчен дә уңай булачак. Ул кертелгәч, взнос салына торган база тигезләшә. Элек пенсия фондында ул күбрәк, ФССта зуррак иде. Базаның югарырак булуы сәбәпле, «больничныйлар» күләме арта. Хезмәт килешүе нигезендә эшләүләр дә «больничный» хокукына ия була. Мәсәлән, килешү нигезендә (штатта булмыйча) эшләүчеләр декрет отпускына китә алмый иде. Хәзер иминиятләштерелгәннәр бер төркемдә була, барысына да бер взнос була.

Иминият взнослары – Пенсия фонды, Мәҗбүри медицина иминияте фонды һәм Социаль иминият фондына түләнә торган мәҗбүри түләүләр. Аларны эш бирүче оешма үзенең һәр хезмәткәре өчен түләп бара иде. Хәзер эш бирүчеләргә иминият взносларының бердәм тарифы нинди булачак?

Түләүчеләрнең төп категориясе өчен иминият взнослары тарифы элеккечә калачак: иминият взносларын исәпләү өчен билгеләнгән база чикләрендә аның күләме – 30 (бу взнослар мәҗбүри пенсия иминияте, вакытлыча эшкә яраксызлык очрагына һәм бала табу белән бәйле мәҗбүри социаль иминият, шулай ук мәҗбүри медицина иминиятенә китә), ә база чигеннән артса, 15,1 процент (пенсия һәм медицина иминияте өчен) тәшкил итәчәк.

Ташламага ия категорияне өч төркемгә бүләргә мөмкин. Мәсәлән, кече һәм урта эшмәкәрләр хезмәткәрләргә минималь хезмәт хакы күләменнән күбрәк түләсә, алар өчен иминият взнослары 15 процент булачак.

Моннан тыш, мәгълүмати технологияләр өлкәсендәге компанияләр, коммерцияле булмаган оешмалар, хәйрия фондлары, махсус икътисади зонада һәм алгарышлы икътисади үсеш территорияләрендә эшләүче оешмалар, югары уку йортының көндезге бүлегендә белем алып, студентлар отрядында хезмәт куючы студентлар өчен 7,6 процентлы тариф каралган.

Россиянең халыкара суднолар реестрында теркәлгән судноларның экипажлары, «Автоматлаштырылган гадиләштерелгән салым салу системасы» махсус салым режимын файдаланган оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләр өчен тариф ноль процент тәшкил итәчәк.

Шушы үзгәрешләр нәтиҗәсендә коммерцияле булмаган оешмалар һәм хәйрия фондлары шактый файда күрәчәк: алар өчен иминият взносларын түләү тарифлары 20 проценттан 7,6 процентка кадәр кими. Шул рәвешле, моңа кадәр булган ташламалы режимнар сакланып кына калмый, ә киңәя дә. Ә аерым ташламага ия категорияләр, иминият взнослары тарифларын оптимальләштерү нәтиҗәсендә, тагын бер өстенлеккә ия булачак. 

Яңа Социаль фонд нинди түләүләр билгеләячәк?

Россиянең Социаль фонды моңарчы Пенсия фонды һәм Социаль иминият фонды тәкъдим иткән хезмәтләрне күрсәтәчәк, дип әйттек инде. Шуларга өстәп, ул балаларга һәм йөкле хатын-кызларга бердәм пособие дә түләячәк.

Ике фондны берләштерү исәбенә социаль түләүләр процедурасы тагын да гадиләштерелә, шулай да социаль түләүләрне билгеләү кагыйдәләре үзгәрми. Билгеләнгән пенсия һәм пособиеләрне түләү көннәре дә элеккечә кала, фондлар берләштерелү сәбәпле, бернинди дә гариза язарга һәм документлар җыярга кирәкми.

Гомумән, бүген күп кенә федераль социаль ярдәм чараларына дәгъва итү өчен бер гариза тапшыру да җитә. Моның өчен гражданнар дәүләт хезмәтләре порталында (gosuslugi.ru) гына да 60лап онлайн-хезмәттән файдалана ала. Киләчәктә электрон хезмәтләрне тагын да арттыру күздә тотыла.

Бүген инде без инвалидлык буенча пенсияләрне (2022 елда 8 меңнән артык шундый пенсия билгеләнгән) һәм Ана капиталын автомат рәвештә рәсмиләштерәбез. Чөнки төрле ведомстволардан килгән бөтен мәгълүматыбыз бар. Мәсәлән, ЗАГС, бала тугач, безгә бөтен мәгълүматны җибәрә, ә белгечләр ана капиталы сертификатын рәсмиләштереп, Дәүләт хезмәтләре порталы аша баланың әнисенә җибәрә. 2022 елда сертификатларның 91 проценты шулай рәсмиләштерелде. Киләчәктә дә күп кенә хезмәтләрне автомат рәвештә башкару юнәлешендә эшләячәкбез.

РФ Пенсия фонды һәм РФ Социаль иминият фонды мәгълүматлары РФ Социаль фондының рәсми сайтына күчереләчәк. Социаль фондның актуаль яңалыклары белән «ВКонтакте», «Одноклассники» кебек социаль челтәрләрдә һәм Телеграм каналда танышырга мөмкин. Бердәм мәгълүмат үзәге номеры: 8 800 6 000 000.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100