Галимнәр фикеренчә, социаль челтәрләрдән баш тарту кешеләрнең сәламәтлеге өчен файдалы. Бат университеты тикшеренүчеләре 154 кешене өйрәнгәч шундый нәтиҗә чыгарган.
Кешеләрне төркемнәргә бүлгәннәр. Аларның берсе бер атна дәвамында социаль челтәрләрне карамаган, икенче төркем исә тормышында берни дә үзгәртмәгән.
Тикшеренү нәтиҗәсе күрсәткәнчә, беренче төркемдәге ир-атлар да, хатын-кызлар да үзләрен яхшырак хис итә башлаган. Аларның депрессиясе беткән, шомлану дәрәҗәсе кимегән, алар оптимистрак булган, диелә хәбәрдә.