news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Социаль челтәрләрдә югалып торган Эльвира Фазлыева язылучылары белән элемтәгә чыкты

news_top
Социаль челтәрләрдә югалып торган Эльвира Фазлыева язылучылары белән элемтәгә чыкты
Фото: © «Татар-информ»

Инде ярты елдан артык социаль челтәрләрдән югалып торган җырчы Эльвира Фазлыева, ниһаять, язылучылары белән элемтәгә чыккан. Җырчы тиздән фаҗигале һәлак булган кызы Аидага багышланган бәйрәм уздырачак. Ул Аиданы истә тоткан, яраткан барлык язылучыларын һәм иҗаты белән кызыксынып баручыларны әлеге бәйрәмгә чакыра.

«Дуслар, дүртенче тапкыр «Аида көне» уздырырга әзерләнәбез. Тиздән вакытын хәбәр итәрмен. Барлык балаларны һәм кунакларны түземсезлек белән көтәм», – дигән ул.

Шушы көннәрдә Эльвира Фазлыеваның кечкенә кызы арабыздан киткәнгә 6 ел тулды. Аида давыл вакытында өстенә агач төшеп һәлак булган иде. Бу вакытта бала әтисе белән калган була. Әлеге хәлләрдән соң Эльвираның ире белән юллары аерылды. Эльвира кызы истәлегенә «Аида» тәхәллүсен алды, җырлар яздыра башлады. Ләкин узган ел җырчының тормышында кискен үзгәрешләр булды. Ул үзенең Мәскәүгә күчеп китүен әйтте һәм социаль челтәрләрдән югалды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар