news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Социаль челтәрләрдә танышкан кызны беренче очрашуда ук үтергәннәр

news_top
Социаль челтәрләрдә танышкан кызны беренче очрашуда ук үтергәннәр

Севастопольдә 42 яшьлек ир 24 яшьлек кызны үтереп, мәетен коега ташлаган. 

Кыз 30 март көнне эшкә урнашырга дип чыгып китә һәм кайтмый. Өендәгеләре полициягә хәбәр иткәч, аның кемнәр белән аралашканын ачыклый башлыйлар.

Кыз 42 яшьлек ир белән социаль челтәрләрдә танышкан була. Шәхси йортта ремонт белән шөгыльләнгән ир кызны үз янына чакыра. Алар бәхәсләшеп китәләр, ир кызып китеп, кызны киемдәге шнур белән буып үтерә һәм мәетен канализацион коега ташлый, чүп-чар белән күмеп куя.

Ир моңа кадәр кеше талаган өчен утырып чыккан була. Ул кулга алынган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар