Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Социаль челтәрләрдә ни өчен негатив язалар, һәм андый очракта нишләргә?

news_top_970_100

Психолог Дарья Дугенцова кешеләрнең социаль челтәрдә үзләрен ни өчен агрессив тотулары һәм башкаларга спам җибәрүләре турында аңлаткан. Бу хакта «Свободная пресса» сайты яза.

«Әгәр агрессив кеше белән аралаша башлыйсың икән, аның бер генә бурычы бар – сезгә яки бер төркем кешегә үз ачуын чыгару. Бу – аның бурычы. Монда бу кешене жәлләп кенә була һәм аңа бу хакта һич кенә дә язарга ярамый – моның мәгънәсе юк», – дип сөйләгән Дугенцова.

Ул кешеләрнең мондый тәртибенең ихтимал сәбәпләре турында уйланырга һәм аларга җавап бирмәскә кушкан. Ә мәгълүмат тарату һәм ачыктан-ачык спам булган очракта башкачарак эш итәргә кирәк.

«Әгәр бу тонналаган мәгълүматта, сылтамаларда һәм язмаларда негатив юк икән, бу позитив рәвештәге аралашу икән, нигә тагын бер тапкыр лайк куймаска, кире элемтә бирмәскә», – дигән белгеч.

Психолог фикеренчә, чатларда кешеләрнең үзләрен шулай тотуы психотипларга бәйле түгел икән.

«Әгәр бу «хейт» һәм негатив икән, кеше чын тормышта агрессиясен күрсәтмәскә, ә телефон һәм язышулар ярдәмендә шуны компенсацияләргә мөмкин. Күршеләргә кычкыру җиңелрәк, чөнки алар якын кешеләрең түгел бит», – дигән белгеч.

Аның сүзләренчә, якын кешеләр җавап итеп агрессия белдерергә мөмкин, ә күпләр моннан саклана алмый.

«Чатларга мәгълүмат тутыру – чын тормышта игътибар җитмәү. Үзләренә карата нинди дә булса реакция булуын телиләр», – дип йомгаклаган психолог.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100