Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Социаль челтәрләрдә кызыклы эш тәкъдимнәрен күреп ничек алданмаска?

news_top_970_100

СОРАУ: «Социаль челтәрләрдә кызыклы вакансия күрдем: югары хезмәт хакы, тулы булмаган эш көне һәм авыр булмаган биремнәр – маркетплейста эшләү. Миңа аккаунтны активлаштыру өчен керү түләве кирәклеген аңлаттылар. Бу шик тудырды. Эш эзләгәндә ничек мошенниклар корбаны булмаска?»  

Россия Федерациясе Үзәк банкының Идел – Нократ баш идарәсенең Татарстан Республикасы буенча Милли банкы бүлеге җавабы:

 «Мошенникларның үзләрен «эш бирүчеләр» дип таныта торган алдау хикәяләре бар. Алар электрон почта, СМС яки мессенджерлар аша кызыклы эш шартлары, ягъни югары хезмәт хакы, тулы булмаган эш көне, җиңел эш вәгъдә иткән хәбәрләр тарата. Бу – еш кына маркетплейслардагы эш. Нечкәлекләрен ачыклау өчен, кешегә танылган мессенджерларда алып барган сылтамага күчәргә тәкъдим итәләр. Анда кеше белән «персонал сайлау менеджерлары» хат алыша. Алар клиенттан банк картасы мәгълүматларын, кәрәзле телефон номерын сорый ала. Янәсе, маркетплейста эшләү өчен теркәлү һәм аккаунтны активлаштыруга, мәсәлән, 500 сум күләмендә взнос кертергә кирәк. Ләкин, чынлыкта, бу акчалар мошенниклар кесәсенә кереп утыра, ә банк картасы һәм телефон номеры кешенең банк сайтындагы шәхси кабинетына үтеп керүдә һәм хисабыннан акча урларга тырышуда кулланыла ала.

Эш тәкъдим иткән хәбәрләргә ышанмагыз, бигрәк тә сездән нинди дә булса хезмәтләр, товарлар һәм вакансияне резервлаган өчен һ.б. түләүләр сорасалар. Мондый «гарантияләнгән эш» тәкъдимнәре – мошенниклар куллана торган популяр алым.

Моннан тыш, эш турында мондый тәкъдимнәр алганда, паспорт мәгълүматларыгызны һәм түләү мәгълүматларын (карта номеры һәм аның хуҗасының исеме, карта артындагы өч санлы код яки СМС-код) хәбәр итмәгез».

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100