Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Социаль челтәрләрдә Гүзәл Уразованы тәнкыйтьләгәннәр: «17 яшьлек кыз түгел бит инде»

news_top_970_100
Социаль челтәрләрдә Гүзәл Уразованы тәнкыйтьләгәннәр: «17 яшьлек кыз түгел бит инде»
Фото: © социаль челтәрдән

Гүзәл Уразованың концертларын ел саен зур шоу итеп тәкъдим итүе гадәти хәлгә әверелеп бара. Тамашачысының бер өлеше аның сикереп биюен, кызлар көнләшерлек буй-сынын, матур күлмәкләрен ошатса, икенче бер өлеше җырчыны тәнкыйтьләргә тотына. Бу юлы «тәнкыйтьчеләр» Гүзәл Уразованың яңа образына карата фикерләр калдырган.

Җырчының «Дуслар күп булмый» дигән яңа җыры белән чыгарылган фото астында тамашачының төп игътибары җырчының күлмәгенә һәм тышкы кыяфәтенә төшкән, шулай ук иҗатына карата да тискәре комментарийларны шактый калдырганнар.

«Гүзәлнең элекке репертуарларын гына тыңлыйм. Яңа җырлары күп тә кебек, тик минем күңелемә берсе генә дә хуш килми. Элек гаиләбез белән концертларын калдырмый идек, хәзер берсенә дә йөрмибез. Ошамыйлар. Аздылар, дип әйтимме шунда. Картайган саен «сикертән җырлар» гына җырлыйлар. Хәзер яңа парлар күп. Минем фикер. Ошамаса, үтеп китегез»;

«Нишләп шәрә чыгасың син? 17 яшьлек кыз түгел бит инде, бик килешми, хәтта җирәнгеч. Синең җилкә чокырларыңны күрсәтү кемгә кирәк?»;

«Җырларыңны фонограммага җырлама, кеше алдыйсыз»;

«Бар да элеккечә, бар да тәртиптә кебек, нигәдер, Гүзәл иҗатына кызыксыну гына кими»;

«Сезнең Мәскәүдәге концертыгыз ошамады, күп кеше концерт беткәнен дә көтмичә кайтып китте»;

«Үзгәреп беткән, элеккеге Гүзәлдән бернәрсә калмаган. Ясалма курчак кебек»;

«Аларның барысының да бер пластик хирург бугай, җырчылар бер-берсенә охшап беттеләр»;

«Болай итеп йөзне үзгәртеп бетерүне матур дип беләләр инде»;

«Курчак инде бу. Нинди матур кыз иде элек! Нәрсә эшлиләр шул битләре белән?»;

«Бигрәк куркыныч бизәнгән», – дигән комментарийлар язган бу юлы тамашачылар.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 10 гыйнвар 2024
    Исемсез
    Авызы ябылмый да хазер.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100