Бала социаль челтәрләрдә никадәр күбрәк утырса, шулкадәр наданрак була. Танылган JAMA журналындагы фәнни мәкаләдә шул хакта сүз бара, дип яза «Аргументы и Факты».
Социаль челтәрләрнең йогынтысы турында күп сөйлиләр, әмма конкрет тикшеренүләр аз иде.
Галимнәр берничә ел дәвамында бер төркем бала арасында тикшеренү уздырган. Аңа 9-13 яшьлек 6554 бала кергән. Шуларның 51,1 проценты малайлар һәм 48,9 проценты кызлар булган.
Башта галимнәр социаль челтәрләргә шактый оптимистик рухта караган. Алар фикеренчә, телевизор яки видеоны пассив караудан аермалы буларак, социаль челтәрләр активлык таләп итә. Һәм бу гамәлләр биш миенең бертуктаусыз мәгълүмат эшкәртү һәм карарлар кабул итү өчен җавап бирә торган өлкәләрен эшкә җигә. Тикшеренүчеләр, экранга тик кенә карап утыруга караганда, баш миен актив халәттә тоту күпкә файдалырак, дип фаразлаган. Ләкин бу фаразлар чынбарлыкка туры килмәгән.
«Балаларның социаль челтәрләрне актив куллануы когнитив функцияләрнең кимүенә китерә, – ди биология фәннәре докторы, биофизик Олег Григорьев. – Социаль челтәрләрдә күбрәк вакыт үткәрүчеләр телдән уку, хәтер һәм сүзлек запасы буенча тестларда иң түбән балл җыйдылар».
Социаль челтәрләрне аз кулланган яки аларга гомумән кермәгән балалар иң күп балл җыйган.
Тикшеренүчеләр билгеләп үткәнчә, мәктәпкәчә яшьтәге балалар экран алдында көненә уртача 5,5 сәгать үткәрә, шул ук вакытта бернинди уку һәм үсеш белән шөгыльләнми. Бу вакытның шактый өлешен ул социаль челтәрләрдә уздыра, башкаларның контентны карый, яки, үскән саен, үз контентын булдыра, диелә хәбәрдә.