Башкортстанның Илеш районы Ябалак авылында яшәүче Лилия Мортазина социаль челтәрдәге сәхифәсендә авыл тормышын яктырта, бакчачылык буенча киңәшләрен бирә.
Бүген дә ул сәхифәсенә кызыклы видео куйган. Видеода күренгәнчә, ул шешәдән бәтигә сөт ашата, ә песи шешә кырыен ялап тора.
«Ай, Рыжик, сиңа аерым салып бирербез. Исраф итми инде, ярар», – ди Лилия ханым.