news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Социаль челтәрдә Алия белән Ришат Төхвәтуллиннарның «мимишный» видеосы чыкты

news_top
Социаль челтәрдә Алия белән Ришат Төхвәтуллиннарның «мимишный» видеосы чыкты
Фото: © Алия Төхвәтуллинаның социаль челтәрдәге аккаунтыннан

Ришат Төхвәтуллинның социаль челтәрдәге фан-төркемендә «мимишный» видео чыкты. Тамашачылар сизәдер, Алия кияүгә чыккач, яңа ачылган чәчәк кебек гүзәлләнде, күзләреннән һәм йөзеннән бәхете «түгеләм-түгеләм» дип торуы сизелә. Әни булырга җыенуы да аңа килеште, ул тулыланып китте.

Видеода күренгәнчә, Алия алсу төстәге матур күлмәген кигән, Ришатның костюм-чалбары да гәүдәсенә һәрвакыттагыча идеаль утырган. Яшь пар баскычтан төшә. Алдан Алиянең күлмәк итәген күтәреп Ришат атлый һәм хатынына мәхәббәт тулы күзләре белән карый. Алия дә итәген тоткан, ә үзе елмаеп өскә карый. Аның йөзеннән нур, бәхет бөркелә. Ул баскычтан да атлый кебек түгел, мәхәббәт канаты белән оча кебек тоела.

Видеоны караучылар иҗади гаиләгә «гомергә шулай булсын» дип теләгән һәм күпсанлы «йөрәк», «ут» билгеләрен тезгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар