news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Сочи олимпиадасында катнашкан спортчы кыз фаҗигале һәлак булган

news_top

2014 елда Сочида узган Олимпиадада катнашкан Канада спортчысы Александра Пол юл һәлакәтендә үлгән. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Фигуралы шуучы үлеме турында CBС Sport язган. Чыганак белешмәсе буенча, спортчының автомобиле идарәсен югалткан йөк машинасына бәрелгән. Фура тагын берничә машинаны таптаган.

Машинада Александра белән бергә аның нәни улы да булган. Балага зыян килмәгән.

Александра Пол Сочида Митчелл Ислам белән чыгыш ясый. Алар 18нче урын ала, 2 елдан карьераларын тәмамлыйлар, тагын 5 ел узгач туй ясыйлар, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар